news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Мәрҗанигә багышланган конференциядә укытучыларга сертификатлар тапшырылды

Шулай ук биредә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылды.

(Азнакай, 26 гыйнвар, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Узган атнада Азнакайның үзәк китапханәсендә галим, педагог, мәгърифәтче, археолог, дин әһеле һәм фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган район конференциясе узды, дип яза җирле басма.

2018 елда мәшһүр гыйлем иясенең 200 ел тулу уңаеннан оештырылган әлеге чарага районның күренекле язучысы Марсель Гарипов, 5 нче, 7 нче мәктәп, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә хезмәткәрләре, укучылар чакырылган иде. Алар күптармаклы эшчәнлек алып барган атаклы галимнең тормыш юлы, фәнни хезмәтләрен өйрәнеп, эзләнүләре турында чыгыш ясадылар, танылган язучыларыбызның Шиһабетдин Мәрҗани турында язылган истәлекләрен, шигырьләрен укыдылар. Кызыклы мәгълүмат тупланган электрон ресурслар белән танышу да һәркем өчен файдалы булгандыр, мөгаен.

– Бүгенге көндә Мәрҗани эшчәнлеге турында бик аз мәгълүм. Аны өйрәнү – безнең алда торган бурыч, – диде Марсель Гарипов һәм киләчәктә галимнең туган ягы – Чүпрәле районына сәяхәткә барырга чакырды.

Тарихи мирасыбызны өйрәнү, яшь буынга тапшыру, телебезне саклау мәсьәләләре дә күтәрелгән әдәби кичә ахырында чыгыш ясаган укытучыларга сертификатлар тапшырылды. Шулай ук биредә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100