Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй узды
Районда 3 953 инвалид, шул исәптән 277 инвалид бала яши.
(Азнакай, 14 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда кичә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Ишкәев исемендәге ял паркында Сабантуй узды, дип яза җирле басма.
Ул районда җиденче елын оештырыла һәм быел инвалидлар җәмгыяте төзелүгә 30 ел тулу белән тәңгәл килде.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Сабантуй белән тәбрикләп, кунакларга изге теләкләрен җиткерде һәм аны үткәрүдә ярдәм күрсәткән предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде.
Сәхнәдә иҗат коллективлары үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Стадион мәйданының төрле почмакларында спорт ярышлары гөрләде. Балалар өчен паркта аттракционнар эшләде, мәктәп туклануы комбинаты кайнар чәй һәм ботка белән сыйлады.
Язмыш салган сынауларга бирешмичә, спортта, сәнгатьтә югары уңышка ирешүчеләргә, район тормышында актив катнашучыларга һәм юбилярларга бүләкләр тапшырылды.
– Үземне белә башлаганнан бирле спорт белән шөгыльләнәм. Аеруча җиңел атлетика, чаңгы, теннис ошый, – ди Ангелина Исламова.
Аның җиде төрле юнәлеш буенча республика, халыкара бәйгеләрдә яулаган 59 мактау грамотасы бар. Ангелина көллияттә беренче курста штукатур-буяучы булырга укый.
Бәйрәмдә мөмкинлеге чикле кешләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә урын алган иде. Мондагы фантазиягә һәм сәләткә шаккатмалы! Мәдәни үзәктә, инвалидлар җәмгыятендә, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче түгәрәкләрдә алар әллә нинди могҗизалар тудырырга өйрәнәләр, төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Ә балалар район китапханәсе хезмәткәрләре нәниләрне яңа китаплар белән таныштырып, аларны уку залларына чакырып йөрделәр.
Районда 3 953 инвалид, шул исәптән 277 инвалид бала яши.
Бары ата-ана мәхәббәте генә авыру баланы дәвалый, яшәргә этәргеч һәм көч бирә. Лилия Буляковага хәзер 44 яшь. Ул 850 грамм авырлыкта туган булган. Табиблар өметсез дип тапсалар да, әтисе белән әнисе бирешмәгәннәр.
– Өйдә тик кенә утырмыйм, зарядкалар ясыйм, бәйлим, кәгазьдән чәчәкләр ясыйм, аларны туганнарга, дусларыма бүләк итәм, – ди әнә кыз.
25 ел элек Лилиянең әнисе вафат була. Әтисе Фаил кызы өчен җанын ярып бирергә әзер. Ике дистә елдан артык бар кайгы-сөенечләрне уртаклашып, авырлыкларны бергә күтәрешеп яши торгач, Мәрзия дә үз әниседәй кадерлегә әверелгән. Бәйрәмгә дә алар бергәләп Чемодуроводан килгәннәр.
8 яшьлек Данил Сәитовның әле барысы да алда. Әбисе Галина Вилданова оныгының бик аралашучан, кызыксынучан, хәрәкәтчән икәнен әйтте. Коляскада килеш Данил әллә никадәрле уеннарда катнашкан, бәйрәм хөрмәтенә хәтта сырхауханәгә баруын да кичектергәннәр. Ул Азнакай 1 нче урта мәктәбенә йөреп белем ала. Беренче сыйныфны тәмамлаган, укырга ярата.
Әнә шундый көчле рухлы, алга омтылышлы кешеләр белән аралашкач, тормыш мәшәкатьләре чүп кенә булып тоела һәм кайчакта авырлыклардан зарланып зар елавың өчен оялып куясың, тәннең түгел, җанның сәламәт булуы мөһим икәнлегенә тагын бер кат төшенәсең, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз