news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда мәктәп укучылары хәзинә тапкан

Бәйгенең максаты яшерелгән хәзинәне табу иде.

(Азнакай, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Саниева).  “Игелек Паркы” территориясендә Азнакай районы һәм шәһәре мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп балалары өчен “Кышкы квест” дип исемләнгән чара оештырды, дип яза район газетасы.

Анда балалар бик теләп катнаштылар. Бәйгенең максаты яшерелгән хәзинәне табу иде. Малайлар һәм кызлар һәрбер сорауга җавап биреп, биремнең максатына ирештеләр.

Уенның иң дулкынландыргыч, куңелле мизгелләре – конфетлар тутырылган тартманы – хәзинә табу булды. Мондый чаралар ел давамында Азнакайда һәр җомга саен үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot