Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда мәктәп директорлары заманча укыту алымнары хакында сөйләште
"Федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында заманча дәрес" темасына багышланган төбәк семинарында Башкортстан вәкилләре дә катнашты.
(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова) Бүген Татарстанның Азнакай шәһәрендәге 6 нчы урта мәктәптә “Федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында заманча дәрес” дигән темага багышлап, район Мәгариф идарәсенең мәгълумати-методик бүлеге директорларның төбәк семинарын уздырды. Анда Азнакай, күрше Ютазы районнары һәм Башкортстанның Бакалы районнары вәкилләре катнашты.
Кунаклар башта кул эшләре һәм методик күргәзмәләрне карадылар. Мәктәп җитәкчесе Алиса Шәкүрова кыскача белем йортының тарихы белән таныштырды. Дүрт дистә ел дәвамында республика күләмендәге конкурсларда һәм ярышларда җиңгән бик күп педагогларны һәм укучыларны биргән коллективның горурланырлыгы бар. Мәктәп Әфган сугышы герое Николай Кандауров исемен йөртә, биредә батыр укучыларына багышланган музей эшли. Педагогларның 80 проценты югары категориягә ия.
Әмма семинарда мәктәпнең генә түгел, районның эш тәҗрибәсе күрсәтелде. "Бүген барлык мәктәпләрдә федераль дәүләт стандартлары кертелә. Бу эш ничек тормышка ашырыла, укучыларның активлыгын арттыру өчен укытучы нинди алымнар куллана – шулар буенча әйдәп баручы укытучылар үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар", – ди Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Әхмәдишина.
Семинар тагын шунысы белән дә үзенчәлекле булды: дәресләрне һәм мастер-классларны 6 нчы мәктәп укытучылары гына түгел, 4 һәм 7 нче мәктәпләрдән дә килеп бирделәр. Үз сыйныфлары булмагач, аларга эшләве катлаулырак булды, билгеле. Директорлар экспертлар ролен үтәп, уңай һәм кимчелекле яклар хакында фикер дә алыштылар.
"Федераль дәүләт стандартлары буенча балалар үзләре күбрәк уйларга, эшләргә, анализ ясарга тиеш. Яңача укытуга күчкәнгә алты ел. Әлбәттә, үз кыенлыклары да, уңай яклары да бар. Бүген бит мәктәп алдына белем бирү генә түгел, тормышка яраклашырдай шәхес тәрбияләү бурычы да куелган, – ди Җиңү бистәсе мәктәбе директоры Айдар Мәрданшин.
"Заманча алымнар артыннан куып, гасырлар буе җыелган һәм үзләрен аклаган тәҗрибәне, идеяларны да онытмасак иде. Традицион һәм интерактив алымнарны куллануда уртаклыкны табарга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә кирәк", – дип мәктәп җитәкчеләренә уңышлар теләде Казан инновацион универститеты доценты Эльза Гыйбадуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз