news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Мәхмүт Хәсәнов исемендәге район премиясенә конкурс игълан ителде

Бәйгедә әдәбият, журналистика, публицистика, сәнгать, иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге номинацияләрендә катнашырга мөмкин.

(Азнакай, 13 апрель ,"Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакайда Мәхмүт Хәсәнов исемендәге район премиясенә конкурс игълан ителде.Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мәхмүт Хәсәнов исемендәге район премиясе мәдәниятыбызны үстерүдә лаеклы өлеш керткән, югары һәм кабатланмас һөнәри осталыгы белән аерылып торучы әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

Бәйгедә әдәбият,  журналистика, публицистика, сәнгать, иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге номинацияләрендә катнашырга мөмкин.

Документлар һәм материаллар 25 апрельгә кадәр “М.Хәсәнов премиясенә конкурска” дигән тамга белән мәдәният идарәсендә (Мәдәният сарае) кабул ителә.

Конкурсның нигезләмәсе белән тулырак aznakaevo-rt.ru сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot