news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда җәмәгать тәрбиячеләре арасында республика бәйгесенең зона этабы үтте

Анда 7 районнан килгән җәмәгать тәрбиячеләре катнашты.

(Азнакай, 4 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Бүген Азнакайда зур вакыйга булды: җәмәгать тәрбиячеләре арасында республика бәйгесенең зона этабы үтте. Анда 7 районнан килгән җәмәгать тәрбиячеләре катнашты. Әлбәттә, алар өчен җан атарга бу районнарның иҗтимагый активистлары да җыелды, дип яза район газетасы.

Шәһәребезнең Балалар иҗаты үзәгендә алма төшәрлек тә урын юк. Фойеда Азнакай мәктәпләре каршында эшләп килүче оста куллар түгәрәкләренә йөрүчеләрнең берсеннән-берсе күзне камаштырган кул эшләнмәләре урын алган. Кунаклар аларны зур соклану белән карап чыкты, югары бәяләде.

Азнакай җирендә үткән республика бәйгесендә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләп, кыскача гына районның бүгенге көн сулышы белән таныштырып үтте.

–Район башлыгыннан алып, без, җитәкчеләр барыбыз да җәмәгать тәрбиячеләре, һәркайсыбызга берәр яшүсмер беркетелгән, алар белән тәрбияви эшчәнлек алып барабыз, – диде ул райондагы бу юнәлештәге эшчәнлеккә тукталып.

Билгеле булганча, 2009 елда Татарстанда «Балигъ булмаган яшүсмерләрнең җәмәгать тәрбиячесе» дигән Закон кабул ителгән иде. 2011 елдан республика җәмәгать тәрбиячеләренең конкурсы да үтә башлады.

– Бүген Татарстанда 3000нән артык җәмәгать тәрбиячесе бар, –диде үзенең чыгышында жюри әгъзасы, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина. – Башта алар нигездә укытучылар, балалар белән эшләү учреждениеләр хезмәткәрләре булса, хәзер инде алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә байтак. Иң актив эшләүчеләрне ачыклау, җәмәгать тәрбиячеләренең авторитетын, ихтирамын күтәрү максатыннан менә шундый бәйгеләр үткәреп, аларны башкаларга да танытып киләбез.

Республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе әгъзалары һәм власть органнары вәкилләре, иҗтмагый активистлардан торган компетентлы жюри җәмәгать тәрбиячеләренең эшчәнлеген бу юлы да бик җентекләп күз уңыннан үткәрде. Һәркайсының үзенә генә хас эш алымнарын барлады.

Нәтиҗәләр безнең район өчен аерата куанычлы булды: эчке эшләр бүлегенең ПДН җитәкчесе Руслан Корбыев бәйгенең зона этабында беренче урынны яулады, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100