news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Азнакайда өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм көне оештырыла
Халыкара Өлкәннәр көненә багышлап 2 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге башкарма комитетында халыкны кабул итү үткәрелә.
Скопировать ссылку
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк"). Халыкара Өлкәннәр көненә багышлап 2 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге башкарма комитетында халыкны кабул итү үткәрелә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Пенсия фондының район идарәсе белгече Хөснетдинова Зөлфия Мөсәвир кызы, Азнакай суд приставлары бүлеге начальнигы – өлкән суд приставы Малышев Максим Леонидович, Азнакай нотариаль округы нотариусы Каһирова Резида Әсгать кызы, БТИның Азнакай бүлеге җитәкчесе Галеева Лилия Альберт кызы, РТ Адвокатлар коллегиясенең Азнакай филиалы вәкиле сезнең сорауларга җавап бирергә әзер.
“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге иҗтимагый кабул итүе Солтангалиев урамы, 21 йортта (районшәһәр Мәдәният йорты бинасы, 1 нче кат) урнашкан. Кабул итүгә алдан язылырга кирәкми, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot