news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда өлкәннәр өчен бәйрәм оештырылды

Көз муллыгы кунаклаган сыйлы табын артында әби-бабайлар рәхәтләнеп аралашты.

(Азнакай, 13 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нур). Азнакай шәһәрендәге 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе әби-бабайларны җыеп, бәйрәм үткәрде. Мондый матур традициягә әверелгән мондый бәйрәмнәр һәр территориядә үтте. 13 нче ТОС җитәкчесе Әминә Хәкимова да үз биләмәсендәге өлкәннәрне даими барлап, аларның тормыш хәлләрен белешеп тора, дип яза җирле басма.

Бәйрәмдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, депутат Азат Садыйков та катнашып, өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, күңелләрен эретерлек изге теләкләрен җиткерделәр. Районның сәхнә йолдызалары аларны борынгы да, заманча да җырлары белән әсир итеп, дәрт-дәрман өстәде. Көз муллыгы кунаклаган сыйлы табын артында әби-бабайлар рәхәтләнеп аралашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot