Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда өлкәннәр арасында чаңгы ярышлары узды
Бу көнне ир-егетләр 14 километр, хатын-кызлар 7 километр арага узышты.
(Азнакай, 10 гыйнвар, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакайда өлкәннәр арасында чаңгы ярышлары узды. Бу көнне ир-егетләр 14 километр, хатын-кызлар 7 километр арага узышты. Кар-буранга, суыкка да карамый, шәһәрдә спорт тормышы гөрли. Яшьләрдән өлкәнннәр дә калышмый. Чаңгы базасында узган ярышларда яше 50дән өстә булган спортчыларга таң калмаган кеше булмагандыр, мөгаен, дип яза район газетасы.
Мәгълүм булганча, узган ел шәһәрдә чаңгы спорты ветераннары советы оешкан иде. Аны Мисбах Халиков җитәкли. Клуб әгъзалары төрле чаралар гына оештырып калмый, район данын республика ярышларында да яклый. Чираттагы чаңгы узышын да алар үткәрде.
14 чакрым арада ярышып, ир-егетләр арасында Азат Йосыпов, Фәйрүз Гәрәев, Денис Ишембаев беренче булса, хатын-кызлардан Рәзилә Шәриповага тиңнәр булмады. Яшүсмерләр арасында 7 километрга ярышып, Рамил Сәхбиев беренчелекне яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз