news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда легороботлар түгәрәге яшьләргә IT-белгечлекләргә юл ача – район газетасы

Шәһәрнең 2 нче урта мәктәбендә эшләүче техник иҗат дәресләрендә 30 укучы шөгыльләнә.

 (Азнакай, 10 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай Балалар иҗат үзәгендә эшчәнлек алып барган легороботлар түгәрәгенә йөрүчеләр Чаллыда узган "Робот-2016" ярышында катнашты, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты.

Легороботлар түгәрәге техник иҗатны яклауга грант откан Азнакай 2 нче урта мәктәбе базасында эшли. Анда башка мәктәпләрдән дә – барлыгы 30 укучы шөгыльләнә. Аларның эшләрен район күләмендә үткәрелә торган “Яшь гений” конкурсында да күререгә мөмкин.

“Түгәрәккә икенче елымны йөрим. Дәрестән соң вакытыбыз файдалы уза. Легороботлар җыю фантазияне баета, программалар төзергә өйрәтә”, – ди 3 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Камил. Ул бирегә дусты Дамирны да алып килгән.

Камилнең әтисе Марат Хәсәншин: “Безнең киләчәк роботлар, компьютер программалары белән бәйле. Бүген инде заводларда күп функцияләрне роботлар башкара. Һөнәр сайлаганда да түгәрәккә йөрүчеләргә җайлы булачак. IT-белгечләргә юл менә шуннан башлана”, – ди улының файдалы шөгыль табуына шатлыгын белдереп.

news_right_1
news_right_2
news_bot