Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Кызыл Армиянең 100 еллыгына багышланган чара узды
Фестивальдән укучы яшьләр үзләренә яңа дуслар табып, призлар алып, күтәренке кәефтә таралышты.
(Азнакай, 2 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).Безнең халык борын-борыннан җырны үзенең юлдашы иткән. Тыныч тормышта гына түгел, Ватан өчен хәлиткеч көрәш барган шанлы елларда да патриотик хисләр ташкыны күңелләрдән җыр булып агылган. Узган атна ахырында Яшьләр үзәгендә барган “Хәтер” смотр-фестивале әнә шул җырларны барлады, дип яза район газетасы.
Бик күптәннән матур йолага әверелгән бу чара быел Кызыл Армиянең 100 еллыгына багышланды. Район яшьләре һәм укучылары катнашында узган фестиваль быел да бик күп яңа талантларны ачты. Ул мәктәпләрнең һәм районның җыр түгәрәкләре үзешчәннәренең активлыгын, сәхнә осталыгын бәяләү генә түгел, ә тарихны, патриотик хисләрне яңарту, батырларыбызга мәдхия белдерү дә булды.
Балаларга музыкаль белем бирүгә, аларны җыр дөньясына тартуга, фестивальгә әзерләүдә бар тырышлыгын салган укытучылар Фәйрүзә Гатауллина, Регина Стрих, Ландыш Артемьева, Розалия Бабаева, Зөлфия Зиннәтуллина, Лилия Латыйпова, Гөлчәчәк Әхмәтова куйган тынгысыз хезмәтнең нәтиҗәсе шәкертләре яулаган уңышларда күренде.
Сәнгатьле итеп шигырь уку номинациясендә егетләр, кызларның җитди әзерлеге, әдипнең башкаларга җиткерергә теләгән һәр сүзен хисләре аша үткәреп сөйләве игътибарны аеруча җәлеп итте. Фестивальдән укучы яшьләр үзләренә яңа дуслар табып, призлар алып, күтәренке кәефтә таралышты. Данлы көрәшләрдә солдатларны батырлыкларга өндәгән шигырь-җырларыбызны яшәтеп мондый фестивальләр киләчәктә дә үтеп торсын, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз