news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр

Быел комиссия әгъзалары техникаларның язгы чәчүгә әзерлеген узган еллар белән чагыштырганда күпкә яхшы булуын билгеләп үттеләр.

(Азнакай, 31 март, “ Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, белгечләр, ветераннар, масссакүләм мәгълүмат чаралары катнашындагы махсус комиссия әгъзалары барлык агропредприятиеләрдә булып, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр, хуҗалык, авыл җитәкчеләре, механизаторлар белән очраштылар, киңәш-гозерләрен тыңлап, фикер уртаклаштылар. Бу матур традиция районда күптән дәвам итә, дип яза районның "Маяк" газетасы. 

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә вәзгыять шактый катлаулы. Кемгә – җир, кемгә техника, кемгә – матди ярдәм, ә кемгәдер гадәти генә җылы караш кирәк иде. Ул гозер-тәкъдимнәрнең берсе дә игътибардан читтә калмады.

Быел комиссия әгъзалары техникаларның язгы чәчүгә әзерлеген узган еллар белән чагыштырганда күпкә яхшы булуын билгеләп үттеләр. Һәр хуҗалыкның үз үзенчәлеге, аерымлыклары бар. Мәсәлән, “Союз-Агро” хуҗалыгы куәтле, заманча техника, җиһазлары белән аерылып тора, коллективта яшьләр дә күп. Шундый ук яшь кадрлар “Марс” хуҗалыгында да күп. Бу җитәкчелекнең ныклы кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе дә. Алар яшьләрне югары уку йортларында укытуга зур игътибар бирәләр. “Киләчәгебез, авылның яшәеше яшьләр кулында”, –диләр алар. “Азнакай”АФ” ҖЧҖнең бүлекчәләре язгы кыр эшләренә аеруча яхшы әзерләнгән. Шулай ук “Тукай”, “Таллы Бүләк”, “Габдрахманов Л. Г.” һәм башка районыбызның алдынгы хуҗалыклары да чәчү техникасы һәм җайланмаларын әзерлек сызыгына тезеп куйганнар. “Мөстәкыймов ис.”, “Корбанов И. В.” хуҗалыкларындагы әзерлеккә дә тел-теш тидерерлек түгел, диелә район хәбәрендә. 

–Яз ашыктыра. Җир җитешсә, бүген үк чәчүгә чыгарга әзербез. Механизаторларыбыз җитәрлек. Чәчүлек орлыгыбыз, ягулык-майлау материаллары бар. Хөкүмәтебез, район җитәкчелеге, нефтьчеләр авылга ныклы ярдәм кулын суза. Боларның барысы да бездә ныклы ышаныч тудыра, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

–Иң куанычлысы, игенчеләребезнең кәефе күтәренке. Язгы кыр эшләренә әзерлек көткәндәгедән дә яхшырак, – ди муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да игечеләребезнең эшенә югары бәя биреп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100