news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Корбан гаете көнне меңнән артык кешелек аш мәҗлесе үткәрелде

Бу зур мәҗлесне үткәрү өчен район башлыгы һәм аның ярдәмчеләре исеменнән ике сыер корбан итеп чалганнар.

Азнакайда Корбан гаете көнне меңнән артык кешелек аш мәҗлесе үткәрелде
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 14 август, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева).  Корбан гаете көнне Азнакайда “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында  1000 артык кешелек аш мәҗлесе үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр, авыл имамнары һәм аларның актив ярдәмчеләре, ветераннар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелды.

Бу зур мәҗлесне үткәрү өчен район башлыгы һәм аның ярдәмчеләре исеменнән ике сыер корбан итеп чалганнар. Бәйрәмгә килә алмаган 100 дән артык мохтаҗ кешегә корбан итен өйләренә илтеп биргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot