Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда Коръәнне татар мәкаме белән дөрес итеп уку буенча халыкара бәйге оештырыла
Бәйге мөселманнарны Коръәнне татар мәкаме белән уку традициясенә җәлеп итү, Коръән уку кагыйдәләрен белү, Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән оештырыла.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 30 майда Азнакай шәһәрендә ирләр арасында Коръәнне татар мәкаме белән дөрес итеп уку буенча халыкара бәйге оештырыла. Аны Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Казан ислам университетының Коръән Хафизлар әзерләү үзәге белән берлектә үткәрә.
Бәйге мөселманнарны Коръәнне татар мәкаме белән уку традициясенә җәлеп итү, Коръән уку кагыйдәләрен белү, Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән оештырыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз