news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Коръән уку бәйгесенең зональ турында җиңүчеләр билгеле - исемлек

Бәйгедә республиканың көньяк-көнчыгыш районнары – Урыссу, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакайда җиңү яулаган ир-егетләр һәм хатын-кызлар көч сынашты.

 (Азнакай, 5 ноябрь,"Татар-информ") Азнакайда Коръән уку бәйгесенең зональ туры узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнары – Урыссу, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Азнакайда җиңү яулаган ир-егетләр һәм хатын-кызлар көч сынашты, дип хәбәр итә районның "Маяк" газетасы сайты

Бәйгене муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов ачып, барлык мөселман кардәшләргә изге теләкләрен җиткерде.

"Бүгенге бәйге – үз белемеңне күрсәтү генә түгел, тәҗрибә уртаклашу өчен дә менә дигән мөмкинлек", – диде Наҗәт Нәгыймов үзенең чыгышында һәм мөхтәсибләргә истәлек бүләкләре тапшырды.

Коръән уку конкурсы ике номинациядә үтте, диелә хәбәрдә.

Коръәнне көйләп уку номинациясе буенча ир-атлар арасында Ризван Шәрәпов (Баулы районы), Исмәгыйль Зарипов (Азнакай) һәм Рәсим Садыйков (Баулы) призлы урыннарны бүлеште.

Коръәнне яттан укуда Урыссу бистәсеннән Фәридүн Ходайдодовка тиңәр булмады.

Хатын-кызлар арасында исә беренчелекне Хәдичә Әүһәдиева (Лениногорск) яулады.

Шул ук көнне Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте һәм Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәте Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабы буенча викторина да үткәрде. Биредә районнардан килгән 21 бала язма рәвештә төрле авырлыктагы 45 сорауга җавап бирде.

Ир балалар арасында дин нигезләрен яхшы белүдә Азнакайдан Азат Якупов һәм Айзат Гыйләҗевләр аерылып тоды. Кызлар арасында Илүзә Димөхәммәтова – беренче, Сөмбелә Хакова икенче булды.

Коръән уку бәйгесендә һәм викторинада җиңү яулаучыларның барсына да истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар 9 декабрь көнне Кол Шәриф мәчетендә узачак республика бәйгесендә катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100