news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда комбайннар парады узды

“Азнакай” агрофирмасында ашлык җыю техникасы әзерлеге мәсьәләләренә багышланган зона семинары булды.

(Азнакай, 12 июль, “Татар-информ”, "Маяк", Нәсимә Фазлыева). “Азнакай” агрофирмасында ашлык җыю техникасы әзерлеге мәсьәләләренә багышланган зона семинары булды. Анда ТР Дәүләт техника күзәтчелеге аппараты белгечләре, 15 районнан килгән территориаль бүлек җитәкчеләре, район, авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Бу – урып-җыю кампаниясе алдыннан була торган традицион комбайннар парадына әйләнде, дип яза җирле басма.

Сәпәй авылы басуында “Азнакай” агрофирмасының уракка керәсе 15 комбайны тезелеп куелган иде. Комиссия әгъзалары техниканың урып-җыюга әзерлеген карап, игенчеләр белән фикер алышты. Һәрбер комбайн “энә күзеннән” уздырылды. Хәтта урында ук ашлыкны суктырып та карадылар. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә техник күрсәткечләр генә түгел, ә бәлки хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, игенчеләрнең эш хаклары һәм шартлары да исәпкә алынды.
Әмма агрофирмалыларга кызарырга туры килмәде.

–Азнакайлылар соңгы елларда аеруча зур уңышларга ирешә. Бүген “Азнакай” агрофирмасының комбайннары торышы аеруча сөендерде, – диде ТР “Гостехнадзор” идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков. Кайбер кечкенә генә төгәлсезлекләрне исәпкә алмаганда, урып-җыю кампаниясенә 100 процент әзерләр. Механизаторларның да кәефләре яхшы.

Моның шулай икәнлеген 35 ел механизатор булып эшләүче Расих Фазлыев та раслап тора:

–Нинди генә запас частьлар сорасаң да кайтарып тордылар, – ди ул. – Комбайннарыбыз яңа, уңайлы. Хезмәт хакларын вакытында биреп торалар. Уңыш яхшы быел. Арпа басуларыннан 50 шәр центнер чыгар дип торабыз. Тик менә югалтуларсыз җыеп алыр өчен яңгырлар гына яумый торса иде.

Әйе, урып-җыюга санаулы гына көннәр калып килә. Тир түгеп үстергән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу төп максат булып тора. Шундый ук комбайннар парады алга таба башка хуҗалыкларда да дәвам итәчәк, республика белгечләре дә янә ныклап тикшерүләр уздырачак.

Урып-җыю техникасын тулы әзерлеккә китерергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен тәэмин итәргә әле вакыт бар. Урак чорында комбайннарның берничә минутка гына туктап торуы да җинаятькә тиң. Яңгырлар ява һәм явачак та. Әмма гаепне табигатьтән түгел, җитәкчеләрнең үзләреннән эзләргә кирәк. Алардан эшне тиешенчә оештыру таләп ителә, – диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100