Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда комарлы уен бизнесы оештыручылар хөкем ителде
Җавап тотучы өч кешенең икесе генә үз гаебен тулысынча таныган.
(Азнакай, 12 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакай шәһәре прокуратурасы өч ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Алар төркем белән комарлы уеннар оештыруда гепләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Суд билгеләгәнчә, гаепләнүчеләр 2016 елның октябреннән 2017 елның августына кадәр Азнакай, Бөгелмә шәһәрләрендә, Актүбә бистәсендә уен бизнесы оештырган.
Җавап тотучы өч кешенең икесе генә үз гаебен тулысынча таныган.
Суд карары нигезендә, гаепләнүчеләрнең икесе, 1,5 елга сынау вакыты белән, 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Элек тә хөкем ителгән булганы исә 5 елга махсус режимдагы колониягә җибәрелә.
Карар әлегә үз көченә кермәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз