news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Азнакайда кирпеч заводы булдыру турында сөйләшүләр бара

Киләчәктә Азнакайны нинди үсеш көтүе турында район башлыгы аңлатма бирә

 (Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Киләчәктә Азнакайны нинди үсеш көтә?
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның матбугат конференциясендә белдергәнчә, нефтьчеләр урамында тулы бер комплекс калкып килә. Анда музей да, спорт сарае да, парк та, мәчет һәм чиркәү дә, үз эченә химчистка, кер юу урынын, матурлык салонын, ресторан һәм башкаларны алган “Шифа” сәүдә үзәге булачак.

Яңа микрорайонда мәдәни комплекс төзү буенча программа өстендә эш бара. Ишкәев паркында аттракционнар яңартуны сорый. “Восток” сәүдә-күңел ачу үзәге тулысынча ноябрьдә ачылачак.

“Кирпеч заводы булдыру турында сөйләшүләр бара. Быел кондитер фабрикасы ачтык, планда – лимонад ясау цехы. Шулай ук Туйкәдәге тутырма ясау цехын да район файдасына эшкә җигәргә, Азнакай тутырмасы җитештерергә уйлыйбыз. Үз элеваторыбызны ачу планлаштырыла, аны федераль программага кертү буенча эш алып барыла”, – диде ул.

Бу хакта районның “Маяк” басмасы хәбәр итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100