Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда "Каз өмә"се бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде
Төп приз – казны сукаешлылар алды.
(Азнакай, 22 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Шәһәр Мәдәният йортында “Каз өмәсе” бәйгесе узды. Төп приз – казны сукаешлылар алды, дип хәбәр итә район газетасы.
Авыл үзешчәннәре борынгы йолабызны күрсәтеп, иҗади осталыкта-булганлыкта көч сынаштылар. Бәйгене “Җанашым” халык фольклор ансамбле театральләштерелгән тамаша белән ачып җибәрде.
Аннан соң бер-бер артлы Туйкә, Ирекле, Тымытык, Әсәй, Урманай, Сукаеш, Үчәлле мәдәният йорты коллективлары сәхнә тотты. Хәтта тере казларга кадәр ярыштырдылар.
"Халкыбызның рухын, милли төсмерләрен костюмнары, уйнаулары, җыр-биюләр, уеннар аша шулкадәр матур итеп ачып салдылар. Әмма бәйге бәйге булып кала", – диде жюри рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.
Башка коллективлар да төрле номинацияләр буенча дипломнар һәм акчалата бүләкләнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз