Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда картингчылар ярышты
Ярышларда төрле район, шәһәрләрдән барлыгы 96 спортчы катнашты.
(Азнакай, 14 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”). Азнакайда муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча VI ачык кышкы ярышлар узды, дип яза районның “Маяк” газетасы.
Анда район спортчылары белән бергә Октябрьский, Бөре (Башкортстан Республикасы), Казан, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Алабугадан барлыгы 96 пилот катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, спортчыларга изге теләкләрен җиткерде.
Бүгенге көндә республикада, шул исәптән Азнакайда, үсеп килүче буын өчен спортның техник төрләре үсешенә зур игътибар бирелә. Җирлегебездә "Азнакай" спорт-техника (Миргазиян Динмөхәммәтов), парапланда очу буенча "Азфлай" (җитәкчесе – Данис Мусин), картинг белән шөгыльләнүчеләр өчен “Витязь” клублары уңышлы гына эшләп килә.
8 нче мәктәп базасында эшләүче “Витязь” картклубында Ринат Җиһаншин һәм Мирсәлим Гатауллин кул астында 8тән алып 18 яшькәчә 80нән артык бала шөгыльләнә.
Ярышларда Азнакай данын әлеге клубта шөгыльләнүче Андрей Андреев, Илнур Вәгыйзов һәм Реналь Мостафиннар яклады. Яшүсмерләрнең әле мондый бәйгеләрдә тәүге тапкыр катнашып, беренче чирканчыкларын алулары.
- Картта йөргән вакытта күңелдә ташыган хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, – ди спортчы егетләр.
Ә менә якташыбыз Әмир Динмөхәммәтовка 7 яшь кенә булуга карамастан, ул бик күп республикакүләм ярышлардан бүләкле урыннар яулап кайтканын барыбыз да белә. Районда да сынатмады, “Мини” классында өченче булды Әмир. Ул катнашучылар арасында да иң кечкенәсе иде.
Картингчылар яшь үзенчәлекләре буенча төрле төркемнәрдә көч сынашты. Быелгы ярышларда команда беренчелегендә Сарман картингчыларына тиңнәр булмады – алар почет пьедесталаның беренче баскычына күтәрелделәр. Икенче урында – Октябрьский, өченче урында – Лениногорск командалары, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз