Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда "карга боткасы" пешергәннәр
Бу матур бәйрәм борынгы йолаларыбызга, иксез-чиксез бай халык иҗатына мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияли.
(Азнакай, 25 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Лилия Шәйхуллина). Азнакайда борынгы йолаларны яңарталар. Борын заманда кешеләр язны кара каргалар канатларында алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә карлар эреп, гөрләвекләр йөгерә башлагач, алар кайткан хөрмәткә бәйрәм ясаганнар, дип яза район газетасы.
Әлеге күркәм йола бүген дә яши. Мәдәни үзәкнең иҗат төркеме Гаилә паркында азнакайлыларны «Карга боткасы» бәйрәменә җыйды. Милли киемнәрдәге артистлар халкыбызның онытыла барган уеннарын, гореф-гадәтләрен яңарттылар. Тамаша җыр-бию, кызыклы бәйгеләр, уеннар белән үрелеп барды. Зур казанда борыннарны кытыклап, «карга боткасы» пеште. Йола буенча, аның беренче кашыгы – илгә-көнгә тынычлык, мул уңышлар теләп җиргә, икенчесе – җирдәге тереклекне саклауны теләп суга, өченчесе – кояшлы көннәр һәм яңгырлар теләп һавага, дүртенчесе – рәхмәт йөзеннән каргаларга тиеш. Әлбәттә инде, бәйрәмдә катнашучылар да әлеге сыйдан авыз итте.
Бу матур бәйрәм борынгы йолаларыбызга, иксез-чиксез бай халык иҗатына мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияли, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз