Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда карантин таләбен бозган гаиләгә штраф салынды
Алар тору урыны буенча яшәмәгән.
(Азнакай, 16 апрель, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакайда яшәүче гаилә чит илдән кайткач карантин режимын үтәмәгән. Аларга 15 мең сум күләмендә штраф салынган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Азнакайга чит илдән кайткан барлык кешеләрнең дә бу хакта Роспотребнадзорның территориаль идарәсенә хәбәр итеп, 14 көн карантинда булулары мәҗбүри.
Бу хакта хәбәрдар булып та, ирле-хатынлы гаилә закон таләбен бозып, чит илдән кайткач, тору урыны буенча яшәмәгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз