news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда капремонттан соң өч балалар бакчасы ачылды

Әлеге тантаналарда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.

(Азнакай, 5 август, "Татар*-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Республика программасы буенча быел Азнакай районында дүрт балалар бакчасы капиталь ремонт кичерде. 4 августта Азнакайның 8 нче «Гнездышко», 1 нче «Колокольчик», 3 нче «Айсылу» балалар бакчалары яңарып, төзекләнеп, үз ишекләрен ачтылар, дип яза җирле басма.

Әлеге тантаналарда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты һәм коллективларга матди-техник базаны яхшырту өчен сертификатлар тапшырды. Балалар бакчалары шулай ук мәгариф идарәсеннән дә 10ар мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.

– Республикада әлеге программа икенче елын эшли. Былтыр шәһәрдә ике бакча ремонтланды, быел 4 бакча үз йөзен үзгәртте. Әлеге максатларга республикадан 50 млн сумнан артык акча бирелде, шулай ук территорияләрне төзекләндерүдә җирле бюджеттан, нефтьчеләрдән, предприятие-оешмалардан да зур ярдәм күрсәтелде, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова.

Балалар гына түгел, ата-аналар да үз бакчаларын һәм тәрбиячеләрен бик сагынгынганнар, чөнки ремонт вакытында кайберләре башка бакчага йөреп торган, кайберләре өйдә утырган.

– Бинабыз 1970 елда төзелгән. Түбәсен, фасадын ремонтладылар, сантехника һәм канализация, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды. Подрядчылар бик яхшы эшләде. Республика, район җиткәчеләренә, спонсорларыбызга зур рәхмәт, диде – диде 8 нче балалар бакчасы мөдире Фәридә Мөстәкыймова.

Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга ветеран-педагоглар да килгән иде. Өч дистә елга якын тәрбияче булып хезмәт куйган Галина Пантелеева:

– Элек тә бакчабыз лаеклы урында иде, хәзер дә менә матур үзгәрешләр күреп сөенәбез. Яңадан килеп эшлисе килә башлады, – ди.

Шулай булмаса, үзләре биредә тәрбияләнгән әти-әниләр балаларын да монда алып килмәсләр иде.

– Безнең гаиләдә өченче буын шушы бакчада тәрбияләнә. Бакчабыз бик матур, тәрбиячеләребез яхшы, яратып йөрдем үзем дә, улым Тамерлан да ярата, – ди әнә Лилия Хәммәтуллина.

Тиздән Актүбәдәге 1 нче «Огонек» балалар бакчасы да капремонттан соң файдалануга тапшырылачак. Киләсе елга республика программасына райондагы тагын 4 бакча кергән, диелгән район хәбәрендә.

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100