news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Камил Акмановның пыяланы эретеп ясаган әсәрләре күргәзмәсе бара

Рәссам бу техникага үзлегеннән өйрәнгән.

Азнакайда Камил Акмановның пыяланы эретеп ясаган әсәрләре күргәзмәсе бара
aznakaevo-rt.ru

 (Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай төбәген өйрәнү музеенда рәссам Камил Акмановның төсле пыяла кисәкләреннән ясалган картиналары күргәзмәсе ачылган. Бу хакта районның "Маяк" газетасы сайты хәбәр итә.

  • Пыяланы эретеп ябыштыру ярдәмендә иҗат әсәрләре тудыру фьюзинг дип атала.

"Бу эш белән 2000 елга кадәр, архитекторлыктан рәссамнар остаханәсенә күчкәч шөгыльләнергә тотындым. Кибет тәрәзәләренә витражлар ясаганда күп кенә төсле-төсле пыяла кисәкләре кала иде. Ташларга кызгана идем. Китаптан укып, фьюзинг серләренә төшендем, мичтә пыялаларны эретеп карап, тәҗрибәләр ясап, картиналар иҗат итә башладым", – ди Камил Акмаев.

Рәссамның иҗатында Бөек Ватан сугышы кайтавазы аерым урын тота. "Улым Севастополь шәһәре янында йорт сала, шунда казыганда ядрә кыйпылчыклары чыга, шул тимерләрне ябыштырып, сәнгать әсәрләре тудырырга тырыштым", – ди ул.

Күргәзмә ачу кичәсендә Азнакай рәссамнары, сәнгать мәктәбе укучылары һәм сәнгатьнең бу төре белән кызыксынучылар катнашты. "Балачакка кайткан кебек булдым. Без дә төсле пыяла кисәкләрен җыеп, алар белән уйный идек. Бу эшләр кояш, яктылык белән тулган. Бик катлаулы техника. Татарстанда бары ике кеше генә бу осталыкка ия дип ишеттем", – ди районных Мәдәният йорты директоры урынбасары Светлана Шәрифуллина.

  • Камил Акмаев Башкортстанның Янаул бистәсеннән. Казанда архитектор белгечлеге алгач, Бөгелмә шәһәрендә яши. ТР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Мәдәнияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе иясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot