news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда көрәшче-хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә ярышларда 300 спортчы катнашты

Азнакайлыларга команда беренчелегендә дә тиңнәр булмады.

Азнакайда көрәшче-хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә ярышларда 300 спортчы катнашты
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай,  28 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Саниева). “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында шундый күренекле шәхесләребезнең берсе булган Фәрит Корбанов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча республика турниры үтте. Ярышларда 18 район-шәһәрдән 300гә якын спортчы катнашты.

Чарада шулай ук ветеран көрәшчеләр, Фәрит Корбановның дуслары, аңарда тәрбияләнгән спортчылар һәм башкалар катнашты. Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тәмаев чыгыш ясады.

Азнакайдан үз авырлык категорияләрендә Ислам Закиров, Илфат Миңнегалиев, Равил Сабирҗанов, Руслан Сәлимов батыр калдылар. Иомир Арсланов, Ленарис Зарипов, Ислам Гәрәев, Ислам Гарипов, Айгаз Вахитов – икенчедә, Алмаз Гәрәев, Данияр Саргуҗин, Айнур Мәгъданов – өченчедә.

Азнакайлыларга команда беренчелегендә дә тиңнәр булмады.

Төрле авырлык категорияләрендә батыр калган көрәшчеләр арасында соңыннан велосипед, 5әр һәм 10 ар мең акча уйнатылды. Иң ерак районнарның берсе - Сабадан килгән спортчыларга да Корбановлар гаиләсе бүләкләр әзерләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot