news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Азнакайда көчле исереклек халәтендәге затлар өчен "Приют" бер ел эшли

"Айныткыч" ел башыннан 674 кешегә хезмәт күрсәткән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ). Узган ел Азнакайда исереклекнең авыр дәрәҗәсендә булган затларга ярдәм күрсәтү буенча “Приют” автоном учреждениесе эшли башлады. 
 Ун ятакка исәпләнгән 3 бүлмәдән гыйбарәт булган учреждение район үзәк сырхауханәсе территориясендә урнашкан. Халык арасында “айныткыч” дип йөртелгән учреждение ел башыннан 674 кешегә хезмәт күрсәткән. Бирегә эләгүчеләрнең күпчелеген 40-45 яшьлекләр тәшкил итсә дә, араларында яшьләр дә юк түгел. Бүген район буенча 74 эчкече табиб-наркологта исәптә тора. Аларның 30 проценты – хатын-кыз, дип хәбәр итә “Маяк” басмасы.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100