Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда JuniorSkils төбәк чемпионаты уза
Район данын 4 нче лицейның Рөстәм Сәитов җитәкчелегендәге түгәрәк укучылары (3 команда) яклый.
(Азнакай, 21 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайның 4 нче лицеенда “Прототиплаштыру” компетенциясе буенча JuniorSkils төбәк чемпионаты башланды. Ул 22 февральгә кадәр барачак, дип хәбәр итә район газетасы.
Чемпионатта Азнакай, Бөгелмә, Чүпрәле, Чаллы шәһәрләреннән 10+ һәм 14+ яшь категорияләре буенча 7 команда катнаша. Район данын 4 нче лицейның Рөстәм Сәитов җитәкчелегендәге түгәрәк укучылары (3 команда) яклый.
Ярышта катнашучыларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов сәламләде һәм уңышлар, алган күнекмәләренең киләчәктә файдасын күрүләрен теләде.
Лицей прототиплаштыру буенча база мәйданчыгы булып тора.
– Сез инде республикада иң яхшылар. Бу ярышта җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашачак, – диде комиссиянең баш эксперты Рөстәм Сәитов.
Алсу Кучумова җитәкчелегендә 1 нче мәктәп командасы да Казанда 20-22 февральдә узучы “Челтәрле һәм системалы администрацияләү” компетенцияләре буенча төбәк ярышларында көчләрен сыныйлар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз