news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ишек алды бәйрәмнәре үткәрәләр

Бәйрәм “Безнең ишек алды” милли проекты кысаларында уза.

Азнакайда ишек алды бәйрәмнәре үткәрәләр
aznakaevo-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/aznakayda-ishek-aldy-byrmnre-bara-fotoreportazh

(Азнакай, 29 июль, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай районында “Безнең ишек алды” милли проекты кысаларында Мәдәни үзәкнең иҗат төркеме Солтангалиев урамындагы 33 нче йорт ишек алдында "Минем йортым - минем шәһәрем" дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Азнакай шәһәр Советы депутаты Наил Вәлиев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов һәм идарәче компания директоры Алинә Солтанова халыкка җылы котлауларын җиткерделәр.

Бәйрәмдә Фәнзирә Кәлимуллина җитәкчелегендәге "Ихлас" фольклор ансамбле һәм шәһәрнең яшь артистлары концерт программасы тәкъдим итте. Шулай ук эстрада артистлары Булат Нигъмәтуллин һәм Дилә Нигъмәтуллина да җырларын бүләк иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100