news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда исерек шофер мәктәп автобусын бәрдергән

Автобуста ярый балалар булмаган

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Исерек килеш руль артына утырган шофер гаебе белән 20 сентябрь көнне Азнакайда чираттагы авария теркәлде. Бу көнне иртәнге 6 сәгатьтә «Лада-111940» машинасын йөртүче егет, шәһәрне урап үткән юлдан Шәйхетдинов - Ленин урамнары юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлекне сакламыйча, алдан барган «ПАЗ-32053-70» мәктәп автобусы белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә, автобус әйләнә. “Калина” машинасының спидометр угы бу вакытта 160 билгесендә туктап кала. Бәхеткә, әлеге коточкыч авария үлем-китемсез тәмамлана. Бу вакытта мәктәп транспортында балалар булмаган, дип белдерә “Маяк” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot