Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда ирләре сугышта катнашкан тол ханымнарга фатир алуга сертификатлар тапшырылды
Хәзер инде олы яшьтә булган, сәламәтлекләре дә какшаган апаларыбыз бу тантанага үзләре килә алмады.
(Азнакай, 8 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ирләре Бөек Ватан сугышында катнашкан толлар Мөхәллимә Шакирова һәм Галимә Әминованың балаларына фатир алуга сертификатлар тапшырды. Хәзер инде олы яшьтә булган, сәламәтлекләре дә какшаган апаларыбыз бу тантанага үзләре килә алмады, дип яза район газетасы.
–Сугыш чорында тылда алны-ялны белми хезмәт куйган, бу афәтләрне үз иңнәрендә күтәргән апаларыбызга безнең кадер-хөрмәтне җиткерегез, сау-сәламәт булып, олыгайган көннәрендә бәрәкәттә, менә шушы яңа, җылы, якты фатирларда яшәсеннәр! – дип аларга изге теләкләрен җиткерергә кушты Марсель Зөфәр улы.
Әнә шулай дәүләт программасы буенча ветераннарыбызны фатирлы итүне кайгырткан район җитәкчелеге инде 526 һәм 527 нче сертификатларны тапшырды.
–Моннан 4 ел элек булган очрашуда тиешле документларны җыегыз, без ярдәм итәрбез, дигән идегез, Марсель Зөфәрович, ул вәгъдә генә булып калмады, сүзегездә тордыгыз. Әниләребез исеменнән әйтеп бетергесез рәхмәтләр Сезгә! – диде солдат хатыны гына түгел, күкрәген 7 медаль бизәгән тыл ветераны да булган әнисе шатлыгын уртаклашып Равилә ханым, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз