news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда «Җир сулышы» республика конкурсында җиңүчеләр ачыкланды

Анда 21 муниципаль районнан 85 балалар һәвәскәр берләшмәсе катнашкан.

Азнакайда «Җир сулышы» республика конкурсында җиңүчеләр ачыкланды
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 25 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). 25 сентябрьдә Азнакай шәһәре Мәдәният йортында VI Республика балалар һәвәскәр берләшмәләренең "Җир сулышы" бәйгесенә йомгак ясалды, дип хәбәр итә район газетасы.

Аны 2006 елдан башлап, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге оештыра. Конкурс быел февраль аенда старт алып, анда 21 муниципаль районнан 85 балалар һәвәскәр берләшмәсе катнашкан.

Алар үз эшчәнлекләрен яктырткан презентацияләрен тәкъдим иткәннәр: балаларның агачлар утыртуын, чишмә, су буйларын җыештыруларын, тирә-як мохитне саклау темасына багышлап, агитбригадалар чыгышларын, табигый материаллардан күргәзмәләр, экологик өмәләр, акцияләр, бәйрәмнәр һәм башкалар.

Алар конкурсның иҗади эшчәнлек аша үсеп килүче буынга экологик аң-белем, тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үттеләр.

Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча бүләкләнде. Лауреатлар арасында районның Сукаеш авылы мәдәният йорты каршындагы "Яшь эколог" берләшмәсе дә бар иде.

Иң яхшы конкурс эшләрен тәкъдим иткәннән соң, бәйгедә катнашучыларны остаханәләрдә калдык материаллардан төрле әйберләр ясау серләренә төшендерделәр. Аннан соң алар төбәкне өйрәнү музеена, Чатыр тауга сәяхәт кылдылар, Тарсус паркында агачлар утырттылар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100