news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда җир сөрү осталары ярышты

Механизаторлар гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәше кебек спорт ярышларында көч сынашты.

(Азнакай, 27 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Шимбә көнне “Азнакай”АФ” хуҗалыгының Чатыр тавы итәге басуында сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Өлкән яшьтәге ветеран-механизаторлар – чараның иң мөхтәрәм кунаклары, дип яза район газетасы.

Алар арасында 1978 елда җир сөрү буенча рекорд куйган, 50 еллык стажы булган Гаяз ага Харисов та бар. Аның ничек рекорд куюы турында ул чорда “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында (Әгерҗе) агроном булып эшләгән Мөнир Вәлиев бик тәфсилләп сөйли:

–Егетләрне бер суткага җир сөрү ярышына кертеп җибәрделәр. Бездән – Гаяз Харисов. 24 сәгать буена кайтмыйча К -700 тракторында 79 гектар җир сөреп, рекорд куйды ул. Тракторыннан төшмәде, туганы Фаяз сөт ташып торды, шуннан башкасы тамагыннан үтмәде, ахры.

–Ышанмадылар, – ди Гаяз ага. – Комиссия, тагын кемнәрдер килеп, җентекләп, әллә ничә тапкыр үлчәделәр.

Уразайдан шулай ук биш дистә еллык стажы булган Тәлгать Әгълиев тә үз фикерен белдерергә ашыкты:

– Менә техникаларга сокланып карап торам әле. Боларда җырлап эшләргә була. Хәзер яшьләргә теләк тә, җирне яратырга гына кирәк.

Бәйге традиция буенча әләм күтәрүдән башланды. Бу мактаулы хокук узган елгы бәйгедә җиңүче “Азнакай” АФ” ҖЧҖннән Ленар Садыйков, “Марс” хуҗалыгыннан Радик Шәймиевкә бирелде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин язгы кыр эшләрен тиз вакытта сыйфатлы башкарып чыккан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарыбызга олы рәхмәтен белдерде. Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләүгә, игеннәрне тәрбияләүгә зур игътибар кирәклегенә басым ясады. Азнакайлылар терлек азыгы әзерләү буенча районда беренчеләр рәтендә баралар, көннәр явымлы торганда төп игътибар сенаж салуга. 8820 гектарда күпьеллыкларны чапканнар, 20 мең тонна сенаж әзерләгәннәр. “Бу өлкәдә “Азнакай”АФ”, “Союз-Агро”, “Агропродукт”, “Таллы Бүләк”, “Марс”, “Тукай” хуҗалыклары активлык күрсәтәләр.

Бәйге ике этапта барды. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты.

Старт бирелүгә, тракторлар кузгалып китте. Киеренкелек көчәйгәннән-көчәйде, чөнки бирегә хуҗалыкларда беренчелекне алган иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде. Бәйгедә барысы да “энә күзеннән” үткәрелә. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга, вакытка да сыешырга кирәк. Монда техниканың төзеклеге, хәрби әзерлектә булуы да зур роль уйный. Күпме генә тырышсаң да техникаң төзек булмаса, җиңү юк. Механизаторлар Сабан туен көтә торган чабышкы атлар кебек, дулкынланып техникаларының төзеклеген кабат-кабат тикшереп, юып, чистартып торганнар.

Сабанчылар бәйгедән соң тәмле әбәт белән сыйлангач, кабат мәйданга җыелды. Механизаторлар гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәше кебек спорт ярышларында көч сынашты. Спорт ярышлары үзешчән артистларыбызның күңелле концерт номерлары белән аралашып алып барылды.

Менә бәйгенең иң тантаналы минутлары җитте. Сабан белән сөрүчеләр арасында “Азнакай” АФ” ҖЧҖнең Урманай бүлекчәсеннән Ленар Садыйков – беренче, “Корбанов И. В.” КФХдан Наил Әхмәтгалиев – икенче, “Габдрахманов Л.Г.” КФХдан Альберт Гаффаров – өченче урынны алды. Җирне каплатмыйча эшкәртү бәйгесендә исә “Мөстәкыймов ис.” хуҗалыгыннан Ирек Фәтхетдинов – беренче, “Азнакай” агрофирмасының Урманай бүлекчәсеннән Зиннур Кәримов – икенче, ә “Тукай” хуҗалыгыннан Инсаф Мияссәров исә лидерлар өчлеген япты.

Бәйрәмдә катнашучылар аны оештыручы район администрациясе, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Азнакай”АФ” җәмгыяте, мәктәп туклану комбинаты, спорт идарәсе, мәдәният хезмәткәрләре... һәм башкаларга бик рәхмәтле калды. Бәйге бүләкләргә бай булды. Аңа җиңүчеләр генә түгел, ә бәлки танылган ветеран механизаторлар, юбилярлар, спорт ярышларында җиңүчеләр дә лаек булды. Ә җиңүчеләргә бүләкнең зурысы халкыбызның Сабан туе бәйрәмендә тапшырылачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100