Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда инвалидлар Сабан туе узды
Районда 3994 мөмкинлеге чикләнгән кеше яши, шуның 264е – балалар. Алтынчы ел рәттән алар өчен җәйнең иң матур чорында Сабан туе уздырыла.
(Азнакай, 2 август, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Бу чәршәмбедә җыр-моңга, уен-бәйгеләргә бай бәйрәм язмыш салган сынауларга карамастан, көчле рухлы булып калган азнакайлыларны шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркына җыйды, дип яза район газетасы.
Районда 3994 мөмкинлеге чикләнгән кеше яши, шуның 264е – балалар. Менә алтынчы ел рәттән алар өчен җәйнең иң матур чорында Сабантуй уздырыла.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге Сабантуйны үткәрүдә ярдәм күрсәткән предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Илнур Җамалиев мондый бәйрәмнең җөмһүриятебездә бары Азнакайда гына үткәрелүен билгеләп узды.
- Килгән саен биредәге матур үзгәрешләргә сокланам. Бик күп социаль объектлар төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтлана, халыкка уңай яшәү шартлары тудырыла, – диде ул.
Бәйрәмдә спортның 11 төре буенча ярышлар оештырылды. Балалар өчен паркта бушка аттракционнар эшләде, мәктәп туклануы комбинаты кайнар чәй һәм пылау белән сыйлады.
– Коляскада гына хәрәкәтләнсәм дә, мондый бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмыйм. Ел буе күрмәгән танышлар, дуслар белән очрашып сөйләшәбез. Яңарып, сафланып кайтабыз. Балалар белән бергә үткәргәч, тагын да күңеллерәк. Рәхмәт оештыручыларга, – ди Фәндәс Мәрданов.
Бу көнне мөмкинлеге чикле кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә эшләде. Алар үзләренең сәләтләрен төрле түгәрәкләрдә ача алалар. Мәсәлән, Мәдәни үзәктә Венера Лотфуллина җитәкчелегендәге рәсем түгәрәгенә балалар да, өлкәннәр дә яратып йөриләр. Алар төрле технологияләр кулланып, кәгазьдән, чүпрәктән һәм башка материаллардан сәнгать әсәрләре тудыралар.
«Умырзая» инвалид балалар аналарының ирекле җәмгыяте җитәкчесе Елена Исламова да һәркемдә нинди дә булса сәләт яшеренеп ята, аны ача белергә генә кирәк дип исәпли.
– Без мөмкинлеге чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә ун ел эшлибез. Гади генә, кәгазь бөтерүдән башлаган иде бер балабыз, аннан сәнгать мәктәбен тәмамлады, хәзер дизайн һәм сәнгать буенча укуын тагын да дәвам итә. Аның картиналары гаҗәеп. Без җыр, бию һәм спорт юнәлешләрен дә алып барабыз. Республика, халыкара конкурсларда балалар призлы урыннар яулап килә. Бүгенге көндә 83 бала йөри түгәрәкләргә. Әле менә мөмкинлеге чикле балаларны үстерү буенча социаль конкурста грант оттык һәм тагын өстәмә рәвештә 40 баланы кабул итә алачакбыз, – ди ул.
«Өмет» үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә дә хезмәт терапиясенә зур игътибар бирелә.
– Инструктор Гөлгенә Низамова сәламәтлекләрен ныгытучыларны төрле кул эшләренә өйрәтә. Алар бик кәнәгать булып китәләр, – ди бүлек җитәкчесе Әлфия Шәрипова.
Республикада, шул исәптән районыбызда мөмкинлеге чикле кешеләрне эшкә урнаштыру да үз югарылыгына куелган. Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева белдерүенчә, июль аенда 27 инвалид төрле предприятиедә хезмәт куйган. Август аенда тагын 25 кеше эшле булачак.
– Җитәкчеләр каршы килмиләр, инвалидлар өчен урыннар әзерләп, аларны эшкә алырга тырышалар, – ди ул.
Сабантуй күңелле мизгелләргә бай булды. Бу көнне мөмкинлеге чикле өч кешегә федераль программа буенча яшәү шартларын яхшыртуга 631422 сумлык сертификат, шулай ук юбилярларга һәм район тормышында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз