Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда инвалидлар өчен Сабан туе оештырылды
Чүлмәк вату, зур галошлар киеп йөгерү һәм башка конкурсларда өлкәннәр дә, балалар да теләп катнашты
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабан туе үтте, дип яза җирле "Маяк" газетасы.
Гадәттәгечә, бәйрәм җыр һәм биюләргә бай булды. Чүлмәк вату, зур галошлар киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка конкурсларда өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнашты.
ТРның Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җыелучыларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен һәм җыелучыларның язмыш авырлыкларын җиңәргә булышучы ихтыяр көчләренә соклануын белдерде. "Без сезнең нык булуыгыз белән ихластан горурланабыз һәм баш иябез. Сез бу яктан безнең өчен үрнәк. Кирәк булганда сез һәрчак безнең ярдәмгә исәп тота аласыз", - диде ул.
Район башлыгы бәйрәмне оештыручылар, иганә ярдәме күрсәткән предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.
Сабан туенда спорт, иҗат, уку алдынгылары, районның иҗтимагый тормышында актив катнашучылар, юбилейларын билгеләп үткән кешеләргә бүләкләр дә тапшырылды.
Быел беренче сыйныфка укырга керүче җиде бала да бәйрәмннән читтә калмады.
"Сабан туена барасыбызны белгәч, Рамазанга канатлар үскәндәй тоелды. Ул мондый бәйрәмнәрне бик ярата. Район җитәкчеләре, оештыручыларга зур рәхмәт. Без әлегә коляска белән генә йөрибез, әмма улыбыз аякка басар дигән өмет бар", - диде аларның берсенең әнисе Гөлназ Сәлимгәрәева.
Мондый бәйрәмнәр физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аралашу мөмкинлеге генә түгел, ә сәламәт кешеләрне сабырлык һәм кызгану хисе булуга сынау да, дип билгеләп үтә басма.
Белешмә өчен. Азнакай районында 4 меңнән артык инвалид яши, аларның 300гә якыны - балалар.
(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз