news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда имамнарга шәһадәтнамә тапшырылды

Район мәчетләрендә теләге булган һәркемгә дин сабагы дәресләре алу өчен шартлар тудырылган.

(Азнакай, 18 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Татарстан Диния назәрәте авыллардагы һәр имам үз белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш, дигән бурыч куя. Узган атнада Ак мәчеттә районның 39 имамына вазифасын биләп тору хокукын бирүче шәһадәтнамәләр тапшырдылар. Бу чарада Татарстан Диния назәрәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнаштылар, дип яза район газетасы.
 
Мәчетләрдә намазлар һәм җомга намазы үткәрү, вәгазьләр сөйләү, исем кушу, никах уку, җеназа үткәрү һәм башка дини йолаларны башкаруга хокук биргән шәһадәтнамәгә ия имамнар алдына җитди бурычлар да куелды.

"Халык дин мәсьәләләрендә иң элек сезгә таяна, сездән ярдәм сорап килә.  Дини тәрбия, бигрәк тә яшьләргә ата-бабаларыбыздан килгән әхлак, иман тәрбиясе бирүдә сезгә зур өметләр баглыйбыз. Бу юнәлештә алга таба да шулай бергәләп, максатларны уртак итеп эшләргә язсын",– диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. 


Район мәчетләрендә теләге булган һәркемгә дин сабагы дәресләре алу өчен шартлар тудырылган, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100