news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ике йөзенче пар теркәлде

Камилевларны яңа гаиләгә нигез салулары белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

(Азнакай, 29 август, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Республика көне алдыннан һәм Азнакай шәһәренең 30 еллыгын бәйрәм иткәндә ЗАГС бүлегендә 200 нче пар теркәлде, дип яза район газетасы.

Районыбыз хакимиятендә шундый түгәрәк саннарны искә алып, кәләш белән киленне хөрмәтләү күркәм йолага әверелде. Актүбә сылуы Гүзәл һәм Азнакай баһадиры Тимур Камилевларны яңа гаиләгә нигез салулары белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Уртак тормышыбызның башы шулай матур башланып китүенә бик шатбыз һәм рәхмәтлебез. Бу безгә зур җаваплылык та йөкли. Мәхәббәтебез озын гомерле, гаиләбез тату, бердәм булыр дип ышандырабыз, – диде парлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100