Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда иң яхшы Коръән укучыны хаҗга юллама белән бүләклиләр
Азнакай шәһәренең мәдәният сараенда ир-атлар арасында Коръән уку буенча бәйге үтә.
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). 4 февральдә Азнакай шәһәренең мәдәният сараенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, төбәкнең көньяк-көнчыгыш казыяте, Азнакай районы хакимияте, Азнакай районы мөхтәсибәте, Шакировлар гаиләсе ир-атлар арасында Коръән уку буенча бәйге үткәрә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең символик исеме «Әсләм» һәм бу юкка гына түгел. Бәйгене әтиләре – озак еллар район үсешенә үз өлешен кертеп килгән эшмәкәр, милли көрәш буенча спорт остасы Әсләм Шакиров истәлегенә уллары үткәрә.
2013-2016 елларда бертуган Шакировлар милли көрәш буенча республика турнирлары үткәреп килде. Быел инде спортчылар түгел, ә дини мәйданда изге Коръән белгечләре үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Беренче урынны яулаучыга бүләк – Хаҗга юллама, икенче урын иясенә — Өмрә, ягъни кече хаҗга юллама. Бәйгедә катнашу өчен 23 район гариза биргән инде, катнашучылар арасында балалар һәм мәдрәсә шәкертләре дә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз