news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда иҗтимагый тәрбиячеләр бәйгесенең зона турында җиңүче ачыкланды

Азнакай районы данын Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов яклады һәм беренче урынга лаек булды.

Азнакайда иҗтимагый тәрбиячеләр бәйгесенең зона турында җиңүче ачыкланды

(Азнакай, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк"). 26 сентябрьдә Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәгендә “Татарстанның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе-2019” республика бәйгесенең зона турында җиңүче ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарыннан муниципаль этапта җиңү яулаган иҗтимагый тәрбиячеләр катнашты.

Алар визит карточкаларын, үз канатлары астындагы балигъ булмаганнар белән эшләү алымнарын яктырттылар һәм сорауларга җавап бирде.

Азнакай районы данын Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов яклады һәм беренче урынга лаек булды.

Конкурсантларның һөнәри тәҗрибәсен һәм осталыгын Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мәртәбәле жюри бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100