Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда иҗтимагый оешмаларның III форумы үтте
Иҗтимагый оешмалар – хакимият белән халык арасында үзенә күрә күпер ул, диде анда катнашкан Татарстанның аграр тармагы башлыгы Марат Әхмәтов
(Азнакай, 8 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда районның иҗтимагый оешмалары форумы үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты, дип хәбәр итте бүген төбәкнең “Маяк” газетасы.
Аерым алганда, районда барлыгы 120 иҗтимагый оешма бар. Аларның һәрберсе социаль-икътисади үсешкә үзеннән өлеш кертә.
“Сез актив тормыш позициягезне җәмәгатьчелек башлангычында гамәлгә куясыз. Һәрберегез матур җәмгыять өчен тырышасыз. Районның чын патриотлары булуыгыз, аның язмышы өчен куйган хезмәтегез өчен рәхмәт. Иҗтимагый оешмалар – хакимият белән халык арасында үзенә күрә күпер ул”, – диде Марат Әхмәтов әлеге форумда. Ул Азнакайның киләчәккә өмет белән карый, рухи сәламәт, бай максатларга омтылып яши торган район икәнен ассызыклап, алга таба да уңышлар теләде.
Форумда Азнакай иҗтимагый советы рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина башкарылган эшләргә йомгак ясады.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин иҗтимагый советның халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне чишүдә зур роль уйнавын билгеләп узды.
Яшьләрне авылда калдыру – мөһим проблемаларның берсе. Кәкре Елгада исә бу уңай хәл ителгән. “Эшләр өчен дә, яшәр өчен дә авылыбызда шартлар яхшы. Мәктәбебез, балалар бакчасы, мәдәният йортыбыз, спорт мәйданчыкларыбыз бар. Юлларыбыз – асфальт, өйләргә газ, су кергән. Хуҗалык җитәкчебез Рамил Зарипов та яшьләргә бик игътибарлы. Без авылда калганыбызга һич үкенмибез. Әле менә дәүләт программасы ярдәмендә йорт салырга хыялланам”, – дип сөйләде Регина Мостафина.
Сарлыдан эшмәкәр Рәмис Сәхапов та авыл хуҗалыгы продукцияләренә сатып алу бәяләрен көйләгәндә, дәүләттән дотацияләр булганда, утка-газга тарифларны арттырмаганда авылда рәхәтләнеп эшләргә һәм яшәргә була дип исәпли.
«Ак калфак» җәмгыятеннән Миләүшә Зарифуллина исә үзенең чыгышында иҗтимагый оешмаларның гореф-гадәтләребезне саклауда, рухи тәрбия бирүдәге роленә тукталды.
«Буревестник» турклубы җитәкчесе Анатолий Байков Стәрле елгасы буенча социаль-экологик проект белән таныштырып, аны сакларга кирәклеге хакында сөйләде.
Быел республикабызда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Аның буенча күләмле эшләр башкарыла. Азнакайда да әлеге программа нигезендә Кара елга буе төзекләндерелде. Районда барлыгы 130дан артык чишмә бар. Аларның 70ләбе предприятиеләр-оешмаларга беркетелгән. Марсель Шәйдуллин экологик эшләрнең алга таба да дәвам итүен әйтте.
Соңыннан республиканың аграр тармагы башлыгы Марат Әхмәтов халык сорауларына җавап бирде. Форумда иҗтимагый оешмаларның иң актив вәкилләре бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз