Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда "Хорлар көрәше" муниципаль бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды
Жюри костюмнарга, тавыш төрлелегенә, җырның тематикага туры килүенә карап бәя бирде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Азнакай, 7 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә "Хорлар көрәше" муниципаль бәйгесе узды. Ул өченче елын үткәрелә. Быел анда 8 мәктәп хоры арасында җиңүчеләр ачыкланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Гран-прига 7 нче мәктәпнең Резеда Гыйләҗева җитәкчелегендәге "Казаки" хоры лаек булды.
Беренче урынны 6 нчы мәктәпнең "Супер детки!" хоры алды (җитәкчесе Василиса Вицкая). Икенче урын 9нчы һәм Победа мәктәпләре кулында. Өченче урынны шулай ук ике коллектив бүлеште: Азнакайның 1нче һәм 3нче мәктәпләре хорлары.
Жюри костюмнарга, тавыш төрлелегенә, җырның тематикага туры килүенә карап бәя бирде.
– Бу бәйге сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан оештырыла. Хор булгач, кимендә ике тавышка җырланырга тиеш, алга таба бу хакта истә тотсагыз иде, – дип, жюри рәисе, Балалар иҗаты үзәге директоры Раушания Хәсәнова фикер-тәкъдимен дә җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз