news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда хокук бозуларга каршы профилактик эшчәнлекне тикшергәннәр

Кайбер өлкәләрдә Азнакай тәҗрибәсе республикакүләм кулланырлык дип табылды.

Азнакайда хокук бозуларга каршы профилактик эшчәнлекне тикшергәннәр
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 19 май, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакайда ​​​​​​​республика комиссиясе хокук бозуларга каршы профилактик эшчәнлекне  тикшерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе көнне тикшерү нәтиҗәләре буенча утырыш узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ачып, сүзне Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтовка бирде. Комиссия әгъзалары һәр ведомство буенча аерым йомгак ясадылар.

Тулаем алганда районда бу юнәлештәге эшчәнлек уңай бәяләнде, кайбер өлкәләрдә Азнакай тәҗрибәсе республикакүләм кулланырлык дип табылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot