news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда хоккей буенча Россия беренчелеге узачак

Биредә 500 дән артык егет һәм кыз хоккей белән шөгыльләнә

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Азнакай җирлегендә хоккей алга киткән спорт төрләреннән санала. Бүген 500 дән артык егет һәм кыз әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Алар Азнакай данын республика гына түгел, Россия күләмендә дә лаеклы яклыйлар. 17-18 гыйнварда исә районыбызның яшь спортчылары үз җанатарларын Боз сараенда узачак алкалы хоккей буенча Россия беренчелегенә яшүсмерләр арасында календарь уеннарында көтеп калалар, дип яза җирле “Маяк” басмасы.

Аерым алганда, бу көнне 10.00 сәгатьтә чаңгы базасында республика укучыларының Х Спартакиадасында чаңгыда узышуда катнашу өчен сайлап алу ярышлары да үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot