news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда хезмәт министры урынбасарын ролл белән сыйладылар

Ул эш урыннары ярминкәсендә булды, районның яңартылган, тиздән яңа статус алачак эшче һөнәрләр көллияте белән танышты, халыкны кабул итү үткәрде.

(Азнакай, 6 декабрь, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Сишәмбе көнне районга Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова килде. Бу турыда җирле басма яза.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында ул эш урыннары ярминкәсендә булды, районның яңартылган, тиздән яңа статус алачак эшче һөнәрләр көллияте белән танышты, халыкны кабул итү үткәрде.

Быел капиталь ремонт үткән һөнәри уку йортында эретеп ябыштыручы, аш-су остасы, тегүче һөнәрләрен үзләштерүче егет-кызлар теоретик белемнәрен осталык дәресләрендә чагылдырды. Шунда ук әзерләп биргән ролларны авыз иткән башкала кунагы: “Телне йотарлык, “ – дип бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100