news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Хезмәт Герое тыныч тормыш өчен тавышын бирде

Азнакай районы Чалпы авылындагы 564 нче сайлау участогында көн уртасына сайлаучыларның 52 проценты тавыш биргән.

(Азнакай, 18 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Чалпы авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов сайлау участогына тормыш иптәше Гөлнур апа белән бергә култыклашып килгән. Азнакай районы Чалпы авылындагы 564 нче сайлау участогында көн уртасына сайлаучыларның 52 проценты тавыш биргән иде, дип хәбәр итә район газетасы.

Фәхразый ага Кәримов “Коммунизмга” колхозының алдынгы комбайнчысы булган. Бүген дә күңел көрлеген, ир-егетләр егәрлеген җуймаган ветеран тырыш хезмәте өчен, Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләре белән дә бүләкләнгән. "Гомерем буе туган җиремдә хезмәт иттем, бәхетемне биредә таптым. Сайлаулардан бер дә калганыбыз юк, аны үзебезнең төп бурычыбыз, дип саныйм. Ил-көннәр имин, дөньяларыбыз тыныч, тормышларыбыз мул булсын", - дигән хезмәт ветераны.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100