news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

Тантанада ТР Министрлар Кабинетының төп ветеринария идарәсе начальнигы, баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

(Азнакай, 10 ноябрь, "Татар-информ", «Маяк», Энҗе Галәветдинова). Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең тырыш, тынгысыз хезмәтләре нәтиҗәсендә илдә азык-төлек муллыгы булдырыла, район икътисады үсешенә зур өлеш кертелә. Сишәмбе көнне “Чатыр Тау-Арена” спорт комплексында фидакарьләребез өчен зур бәйрәм оештырылды, дип яза җирле басма.

Милли кием кигән матур кызларыбыз тантананың мөхтәрәм кунакларын чәк-чәк, күпереп пешкән түгәрәк ипи белән каршы алдылар. Тантанада ТР Министрлар Кабинетының төп ветеринария идарәсе начальнигы, баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

– Азнакай районында ел да югары сыйфатлы мул ашлык җитештерелә. Авыл хуҗалыгы тармагында республикабызны югары күрсәткечләргә ирештергән, ил куәтен арттыруга ихлас көч биргән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул үзенең чыгышында.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларга киләчәктә дә алдынгы позицияләрне югалтмыйча, бердәм эшләргә чакырды.

Хөрмәтләү өчен авыл хуҗалыгы алдынгылары сәхнәгә чакырылды. Зур тырышлык күрсәткән иң яхшы игенче, терлекче, механизатор, агроном, умартачы, хисапчы, ветеринария табибы, сыер савучы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыкларына, уңышлы эшләгән яшь белгечләргә, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләренә, урып-җыюда катнашкан укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр бирелде.

“Азнакай” агрофирмасы механизаторы Илгиз Шәрәфиев урып-җыю эшләрендә 23 408 центнер бөртек суктырып, районның иң алдынгы комбайнчысы исеменә лаек булды. Эш сөючән игенчегә тантаналы төстә истәлекле бүләк һәм күчмә вымпел тапшырылды.

Бәйрәмдә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, бурычлар билгеләнде, хезмәт алдынгылары эшенә зур бәя бирелеп, аларга кадер-хөрмәт күрсәтелде, иң җылы сүзләр әйтелде. Тәбрикләүләргә ялганган үзешчән артистларның матур чыгышлары тамашачының күңеленә хуш килде. Казан эстрадасы йолдызларыннан Ренат Рәхмәтуллин, “Кыю кызлар” дуэтының дәртле җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Авылда яшәүчеләрнең һөнәри осталыкларын, хуҗалыкның уңышларын үз эченә алган бу бәйрәмдә бар да рәхәтләнеп ял итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100