news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Халыкара сукырлар көнен билгеләп уздылар

Бу категория гражданнар тулы күләмдә торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалардан файдаланалар, шифаханә-курорт дәвалавы алалар.

(Азнакай, 17 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы үзәк китапханәсендә Халыкара сукырлар көненә багышланган кичә узды. Елдагыча, чәй өстәле артында күз күреме буенча мөмкинлекләре чикле азнакайлылар үзара аралашып, мәдәниятсәнгатькәрләребезнең җырларын тыңлап, ял иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев аларга изге теләкләрен җиткереп, иҗтимагый тормышта актив катнашучыларга Мәдәният йортында узачак Айдар Галимов концертына 25 чакыру билеты тапшырды, дип яза җирле басма.

Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Хәбибуллина белдерүенчә, бүгенге көндә җирлегебездә күз күреме буенча мөмкинлеге чикләнгән 188 кеше яши, аларның 15 е – балалар.

Бу категория гражданнар тулы күләмдә торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалардан файдаланалар, шифаханә-курорт дәвалавы алалар. Район үзәк китапханәсендә тефлоүзәк эшләп килә. Мөмкинлеге чикле кешеләргә «Азнакай» фонды аша хәйрия ярдәме дә күрсәтелә.

– Мондый чарада беренче тапкыр катнашуым. Бик тә күңел булды. Үзең кебекләр белән күрешәсең, сөйләшәсең, зарланышып та аласың, мактанып та куясың. Өйдә торган кешегә мондый аралашу бик кирәк, – ди Әхәт Гыйниятуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100