Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда “Халык җәүһәрләре” фольклор фестивале узды
Фестивальдә 14 фольклор иҗат коллективы катнашты.
(Азнакай, 4 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда “Халык җәүһәрләре” фольклор фестивале узды, дип яза җирле басма.
Мәдәният йортында узган “Халык җәүһәрләре” фольклор фестивалендә районыбыз авыллары мәдәният йортларының 14 фольклор иҗат коллективы бәйге тотты.
Үчәллеләрнең “Бәби каймагы”, татшуганлыларның “Кер чайкау”, түйкәлеләрнең “Мазарлык”, сукаешлыларның “Канат сындыру”, әлкәйлеләрнең “Олы көн”, әгерлеләрнең “Орчык бәйрәме”, чәкәнлеләрнең “Коляда”, тымытыклыларның “Тула басу”, мәлбагышлыларның “Килен салом”, микулинолыларның “Иван купала”, чубар-абдуллыларның “Сепарат аерту”, урсайлыларның “Кил син безгә, Сөмбелә”, благодатныйлыларның “Святая Троица”, әсәйлеләрнең “Килен төшерү” йолалары татар, рус, керәшен, үзбәк халкының бай мәдәни һәм рухи мирасын бар матурлыгы белән ачып чалды.
Әлеге конкурста Әсәй һәм Татшуган коллективлары беренчелекне яулады.
– Шәһәрдә генә түгел, авылда да су буйларында кер чайкауның нәрсә икәнен онытып бара халык. Без әлеге йола аша элекке матур чорларга әйләнеп кайттык, – ди Татшуган мәдәният йорты директоры Асия Мөхәммәтгарипова. – Авылыбыз чишәмәләргә бай һәм бүген дә аларның шифалы суын эчәргә дә, кер чайкарга да төшәләр әле бездә. Әмма борынгы заманнардагы уеннар инде юк.
Кызларның җырлый-җырлый чишмәгә барулары, аларны күзләргә килгән егетләр белән шаяра-көлә такмаклар әйтешүләре, уеннар уйнап, күңел ачулары әби-бабаларыбызның яшьлегеннән көнләштереп тә куйды.
– Былтыр “Бирнә сандыгы” дигән бәйгебез дә шулай матур узган иде. Фольклор коллективларының елдан-ел артуы, авыл мәдәният йортлары эшчәнлегенең җанлануы куандыра. Мондый конкурслар аларга эзләнергә, тагын үсәргә этәргеч бирә, – ди шәһәр-район Мәдәният йорты директоры, жюри әгъзасы Ландыш Шәрәфиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз