Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда “Халкым моңнары” конкурсы узды
Сайлап алу турында катнашкан 40ка якын солист һәм сәнгать коллективының 20 дән артыгы гала-концертта чыгыш ясады.
(Азнакай, 1 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда беренче тапкыр “Халкым моңнары” конкурсы узды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Сайлап алу турында катнашкан 40ка якын солист һәм сәнгать коллективының 20 дән артыгы гала-концертта чыгыш ясады.
"Татар халкы – җыр-моңга гашыйк халык. Бу конкурста балаларның, яшьләрнең катнашуы тагын да куанычлы, димәк татар җырының киләчәге бар", – диде мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова. Ул конкурсантларга рәхмәтен белдереп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Яшь солистлар арасында беренче урынны Азнакайдан Арсенал Хаҗиев яулады. Музыка училищесын тәмамлап, Гүзәл Уразованың җыр театрында өч ел йөргәннән соң, ул сәхнәдән беразга читләшә. Туган шәһәрендә төрле оешмаларда эретеп ябыштыручы, шофер, хәзер таш ваклау җиһазы операторы булып эшли.
36 яшьтән өлкәнрәк солистлар арасында Илшат Шәфыйков җиңү казанды. Коллективлар арасында Резеда Гыйләҗева җитәкчелегендәге “Зәлилә” ансамбле беренчелекне алды.
Бәйге яңа иҗат коллективларына да юл ачты. Шундыйлардан – Тымытык авылының “Яшьлек моңнары” ансамбле, ул “Тамашачы мәхәббәте” призына ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз