news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда “Хәтер түрендәге авыллар” китабын булдыруга әзерлек башланды

Югалган авыллар барлана

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Райондашлар теләген искә алып, район башлыгы карары нигезендә, ниндидер сәбәпләр аркасында үз чорында яшәүдән туктаган авылларыбыз тарихын, анда яшәгән якташларыбыз язмышын чагылдырган “Хәтер түрендәге авыллар” (“Память не исчезает”) китабын булдыруга әзерлек башланды.

Редколлегия составы расланып, эш планы төзелде. Югалган авыллар, кайчандыр анда яшәп тә, төрле җирләргә таралырга мәҗбүр булган райондашлар язмышына кагылышлы, ул авылларның тарихын яктырткан мәгълүматларны (татар яки рус телендә) район үзәк китапханәсенә (Азнакай шәһәре, Cолтангалиев урамы, 24 йорт, Телефон: 7-63-79) китерүегезне үтенәбез, дип яза “Маяк” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100