Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда хәрби-патриотик палаткалы лагерь ачылды
Биредә алар хәрби әзерлек белән бергә авиация, машина йөртү, парапланда очу күнекмәләрен дә үзләштерәчәкләр.
(Азнакай, 25 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру программасы кысаларында Азнакай шәһәренең «Парус» спорт-туристик базасында Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасы белән берлектә «Родина» республика хәрби-патриотик палаткалы лагеры ачылды, дип хәбәр итә район газетасы.
Аны ачу тантанасында Азнакай мунициапль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район-шәһәр хәрби комиссары Рәдиф Камалиев, ТР ДОСААФ рәисе урынбасары Владимир Трошкин, ДОСААФ Азнакай бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, ТР ДОСААФ аэроклубы, «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү буенча республика үзәге вәкилләре катнашты.
– Бу проектка инде ун ел, әмма Азнакайда ул беренче тапкыр тормышка ашырыла. Без җитәкчелекнең яхшы мөнәсәбәтен һәм үз районнары гына түгел, якын-тирә район балалары өчен дә шундый мәйданчык булдырырга теләүләрен күрдек. Республикада хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Мондый лагерьлар саны – 8. Азнакай мәйданчыгы киләчәктә республиканың көньяк-көнчыгышына эшләр дигән өметтә калабыз, – диде Владимир Трошкин.
Смена уңышлы үткәндә, балалар санына квота да артачагын да белдерде. Беренче сменада лагерьда Азнакай һәм Лениногорск районнарыннан 50 яшүсмер физик һәм рухи чыныгу ала, аларның 15 е – кызлар. Икенче сменага шулай ук 50 балага урын каралган.
Биредә алар хәрби әзерлек белән бергә авиация, машина йөртү, парапланда очу күнекмәләрен дә үзләштерәчәкләр.
Владимир Трошкин билгеләп узганча, Азнакайда проектны гамәлгә кую өчен яхшы коплекс булдырылган: кече авиация, ДОСААФ автодромы, тактик уеннар өчен мәйданчык – бар да бер тирәгә урнашкан. Шулай ук туризм дициплинасын укытуда да зур тәҗрибә тупланган.
Лагерь эшчәнлегенә районның ветераннар һәм яшьләр оешмаларын да тарту күздә тотыла.
– Безнең максат – хәрби әзерлек кенә түгел, балаларны тормышка яраклаштыру, һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, – ди лагерь начальнигы Ринат Җиһаншин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз